Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 76.47 90.32

20-23 февральдә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада үткәрелде.

20-23 февральдә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада үткәрелде.

Чарада Пермь краеның Кунгур, Орда һәм Барда округлары гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныфларыннан 11 укучы катнашты.

Олимпиада программасы бай һәм мавыктыргыч булды. Турларда катнашудан тыш, олимпиадада катнашучылар Казан театрларында булдылар, туган телгә, туган якка, үз халкыңа мәхәббәт турында искиткеч спектакльләр карадылар.

Безнең балалар олимпиада призерлары булдылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Шулай ук "Нәфис сүз" конкурсында Мунасипов Нәргиз (гимназия) җиңүче, Тукхузина Руфина (Каенавыл мәктәбе) призер булдылар.

Укучыларны һәм аларның укытучыларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм туган телне өйрәнүдә яңа казанышлар һәм җиңүләр телибез.
726

Оставить сообщение: