Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 102.58 107.43

Бүген 31 октябрьдә Барда үзәк китапханәсендә Әдәби- музыкаль кунакханә дип исемләнгән матур чара узды

Бүген 31 октябрьдә Барда үзәк китапханәсендә «Әдәби- музыкаль кунакханә» дип исемләнгән матур чара узды.

Бу мөһим чара Пермь краеның Барда муниципаль округы хезмәт һәм сугыш ветераннарының иҗтимагый оешмасы рәисе Ә.Ш. Габдушева, Пермь крае Закон чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухих, Барда үзәк китапханәсе, Барды мәдәният һәм ял үзәге, һ.б. ярдәме белән берлектә оештырылды.

Ул «Шигъри альманах» җыентыгында урын алган җирле авторларга һәм патриотик җанлы якташларыбыз иҗатына багышланды. Кичәне Барда округы татар һәм башкортларның мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы рәисе, районның 100 еллыгына багышлап нәшер ителгән «Мирас» журналын булдыруга зур өлеш керткән С.Н. Назин котлау сүзе белән ачып җибәрде һәм бу очрашу җыр, шигырьләр белән үрелеп барды. Җирле шагыйрләр үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр, ә үзешчән талантларыбыз матур җырлары белән чарабызга тагын да нур өстәделәр.

197

Оставить сообщение: