Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 102.58 107.43

Әниләр! Көтеп алган көн якынлаша. 1 нче ноябрь көнне #әниләрмарафоны проектын башлыйбыз!

Әниләр! Көтеп алган көн якынлаша. 1 нче ноябрь көнне проектын башлыйбыз! 21 көн дәвамында кызыклы биремнәргә җавап итеп постлар язарга кирәк булачак.

Быелгы марафонның төп үзенчәлеге – ул «Сөембикә» журналы редакциясе тарафыннан уздырыла. Проект авторы – марафонга нигез салучы, журналист Динара Әхмәт.

Барлык әниләрне дә (яшь чикләве 18+) марафонда актив катнашырга, бирелгән сорауларга тулы, кызыклы, үз тәҗрибәгездән чыгып, файдалы язмалар язарга чакырабыз. Иң мөһиме – алар татар телендә һәм татар шрифтлары белән язылган булырга тиеш. Марафон ВКонтакте социаль челтәрендә уза, сәхифәгезнең ачык булуы да шарт.

Марафонда катнашырга теләүчеләр шушы пост астына исем-фамилиясен, әтисенең исемен, яшен һәм яшәү урынын язарга тиеш (мәсәлән, Миннекәева Динара Равил кызы, 36 яшь, Казан шәһәре). Комментарийлар 3 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Биремнәр һәр көнне «Сөембикә» журналының ВКонтактедагы рәсми төркемендә иртәнге сәгать сигездә чыгып барачак. Шуңа күрә төркемгә кушылып куюыгыз да сорала.

21 көннең бер генә биремен дә калдырмыйча үтәгән катнашучылар марафонның йомгаклау тантанасына чакырылачак.

61

Оставить сообщение: