Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 78.09 91.78

ТАТАРСТАНДА ПЕРМЬ КРАЕ БАРДА РАЙОНЫ КӨННӘРЕ УЗАЧАК

ТАТАРСТАНДА ПЕРМЬ КРАЕ БАРДА РАЙОНЫ КӨННӘРЕ УЗАЧАК

Бүген, 18 ноябрь көнне, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Барда районының 100 еллыгына багышланган матбугат конференциясе узды. Биредә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов, Казандагы Барда районы якташлары җәмгыяте рәисе, ТР төзелеш министры урынбасары Элеонора Абубакирова катнашты.

21-23 ноябрь көннәрендә Татарстанда Пермь крае Барда районы көннәре узачак. Аны Бөтендөнья татар конгрессы һәм Барда районы хакимияте берлектә оештыра. Данис Шакиров Барда җирлегенең гомер-гомергә милли җанлы шәхесләрне тәрбияләвен әйтеп үтте. Әлеге җирлектә һәрдаим тынгысыз рәвештә эш алып барылуын ассызыклады.

Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов исә Барда районы көннәрендә зур чараларны үткәрү тәртибе турында сөйләде.

– Төп чара 22 ноябрьдә Казан шәһәрендә урнашкан В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында узачак. 23 ноябрь көнне бардалыларны Арча районы халкы каршы алачак. Озак еллар буе тугандаш булып яшәгән ике район арасында хезмәттәшлек турындагы килешү кабат яңартылачак, – диде ул.

ТУЛЫРАК - https://tatar-congress.org/yanalyklar/tatarstanda-per..

1644

Оставить сообщение: