
23 ноябрь көнне озакка сузылган авырудан соң талантлы якташыбыз, мәдәният хезмәткәре, композитор, популяр җырлар авторы, җырчы-башкаручы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәүбән Габдрахман улы Чуганаев арабыздан мәңгелеккә китеп барды.
Ул үз гөмерендә сәнгать җанлы, сәхнә кешесе иде һәм һәрвакыт безнең белән, мәдәният өлкәсендә булды. Дустыбыз булып мәңге күңелләрдә сакланыр һәм Бардабызның талантлар йолдызлыгы күгендә аның йолдызы мәңге сүнмәс.

1749