Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 78.31 91.08

Бүген, 28 ноябрьдә, танылган якташыбыз, мәдәният хезмәткәре, композитор, популяр җырлар авторы, җырчы- башкаручы

Бүген, 28 ноябрьдә, танылган якташыбыз, мәдәният хезмәткәре, композитор, популяр җырлар авторы, җырчы- башкаручы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәубән Чуганаевны соңгы юлга озаттык.

Югалтулар авыр...

Нишлисең, гөмер дигәнең

Бер мизгел ара гына.

Еласаң да, җырласаң да

Җителә азагына...

Кеше китә, җыры кала. Милләттәшебезнең үлемсез иҗаты халкыбызга хезмәт итүен дәвам итә. Күренекле, талантлы шәхесебезнең якы истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр. Бардабызның талантлар йолдызлыгы күгендә Сәүбән йолдызы мәңге сүнмәс.

Хуш! Бәхил бул якын кешебез!

Урыннарың оҗмах түрләрендә булсын!

Без сине һәрвакыт хөрмәт белән искә алырбыз...

1480

Оставить сообщение: