Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 80.76 93.67

Ватанны саклаучылар елын ачу һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Барда мәдәният һәм ял үзәгендә «Тол моңнары» фестиваленең җирле авторлар - талантлы

Ватанны саклаучылар елын ачу һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Барда мәдәният һәм ял үзәгендә «Тол моңнары» фестиваленең җирле авторлар - талантлы шагыйрьләр һәм композиторлар иҗатына багышланган ГАЛА-КОНЦЕРТЫ үтте.

Бу фестиваль беренче тапкыр уздырылды, анда 150 дән артык кеше үз сәләтләрен күрсәтте. Аларның иң яхшылары гала-концертта чыгыш ясады. Фестиваль җирле авторларның җырларын пропагандалауга һәм популярлаштыруга, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә һәм кече ватанга мәхәббәткә юнәлдерелгән иде.

Туган телнең, жыр моңнарыбызның бөеклеге, аһәңлеге, матурлыгы турында кайда гына язылмаган да, кемнәр генә җырга салып җырламаган. Бу концертта без сәхнәдә әле башкарылмаган җырлар, шигырьләр беренче тапкыр ишеттек, төрле һөнәр ияләре һәм яшьтәгеләр үзләренең сәләтләре белән уртаклаштылар. Залдагы тамашачылар матур нәфис укулар, вокаль чыгышлар белән ләззәтләнделәр.

Без туган җиребезнең талантлары, язучылары, шагыйрьләре, сәнгать сөючеләре, үзешчән артистлары белән горурланабыз, аларга сүнмәс иҗади уңышлар, сәламәтлек, озын гомер телибез.

«Тол моңнары» фестивале киләчәктә дә даими үткәреләчәк мәдәни чара булып калыр дип өметләнәбез. Фестиваль Барда җиренең халык талантларына бай булуын һәм үз тирәсенә тагын да күбрәк катнашучыларны җыеп, озак яшәячәген тагын бер кат исбатлады!#КультураБарда
3895

Оставить сообщение: