Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 77.89 91.12

Бөек Ватан сугышы кешелек тарихында булган иӊ авыр, иӊ канкойгыч сугышларныӊ берсе

Бөек Ватан сугышы кешелек тарихында булган иӊ авыр, иӊ канкойгыч сугышларныӊ берсе. Утны-суны кичкән ветераннар да безнеӊ арада юк инде. Сабый чакта ук ятим калган, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле балачакларын сугыш урлаган олыларыбыз, сугыш чоры балаларының да сафлары сирәгәя бара.

Бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәкләр шул алар. Бераз кул арасына керә башлаган малайлар, кызлар өлкәннәр белән беррәттән хезмәт иткән. Сугыш гарасаты тынганнан соң байтак еллар үтсә дә, аларның яралары hаман ачык, күз яшьләре бик кайнар әле… Без тарих итеп тыңлаган хикәятләр дә аларның үз башларыннан үткән хатирә бит.

Күчтәнти авылында гомер итүче, олы тормыш юлы үткән тыл ветераннары Бибиханә Рангулова һәм Гадилә Бигаева хәтер сандыгындагы истәлекләре белән безнең белән уртаклашты.
4482

Оставить сообщение: