Күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан бүген шагыйрь бюсты янында тантаналы чара узды.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен йөртүче скверда хакимият һәм иҗтимагый, милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Традиция буенча, нәкъ менә бүген шагыйрь иҗатына багышланган "Тукайны укыйбыз" III край укучылар конкурсында җиңүчеләр игълан ителде. Традиция буенча мәктәп укучылары истәлекле чарада актив катнаштылар. Алар шигырьләр башкардылар, шагыйрьне бер минут тынлык белән искә алдылар.
Катнашучылар Габдулла Тукай иҗатының татар милләте өчен генә түгел, ә бөтен төрки дөнья өчен аерым әһәмияткә ия булуын ассызыкладылар.

3578