Үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләүгә һәм Ватанны саклаучылар белән аралашу мөмкинлеге бирүче “Махсус хәрби операциясе геройлары” рубрикасының бүгенге кунагы – 2 ел элек контракт төзеп алгы сызыкка юлланган, дәүләт бүләге - “Махсус хәрби операциядә катнашучыга” медале иясе - Эльмарт Назил улы Баширов килде. Ул Җиңүгә таба барган авыр юлда нинди авырлыклар һәм сынаулар узарга туры килүе турындагы истәлекләре белән уртаклашты, үзенең дуслары, авыр минутларда бер-берсенә ничек ярдәм итүләре турында сөйләде. Якташыбыз бу көннәрдә туган авылы Бардада кыска вакытлы ялда булып китте.
4631