Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 79.31 92.86

“Әдәби туган як” шигърият фестиваль-бәйгесе

“Әдәби туган як” шигърият фестиваль-бәйгесе
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе кысаларында укучыларыбызның туган як шигъриятенә, сәнгатенә, әдәбиятына кызыксынуларын үстерү, туган ягыбыз әдипләренең тормыш һәм иҗат юллары белән якыннан танышу, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, белемнәрен баету максатларыннан чыгып “Әдәби туган як” Фестивале быел 9 нчы тапкыр үткәрелде.
Барда төбәгенең иң сәләтле укучылары шигырь, хикәяләр язу, презентацияләр бәйгеләрендә уңышлы катнашты. Быел бу күркәм чарага 9 мәктәптән 61 катнашучы килде. Акбаш, Байавыл, Төнгүк, Үдик, Сараш, Каенавыл, Озын Ялан, Бөреҗле, икенче санлы Барда урта мәктәбе, Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясе һәм коррекция мәктәпләре активлык күрсәтте. Һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнде.
Фестивалебез һәр елда төрле мәктәп мәйданчыкларында уздырыла. Быел ул Габдулла Тукай исемендәге Барда гимназиясендә үтте. Актлар залында укучылар туган якта иҗат итүче якташларыбызның шигырьләрен тамашачыларга тәкъдим итте. Һәр чыгыш үзенчәлекле матур булды. Күп кенә шигырьләр презентация һәм җыр белән үрелеп барды.
Укучыларны әзерләгән укытучыларга, оештыручыларга, мәгариф идарәсенә,10нчы сыйныф укучыларыннан торган волонтёрлар төркеменә, гимназиянең администрациясенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
727

Оставить сообщение: